Алабугада дроннар һөҗүмендә зыян күрүче кешеләр саны 12гә җитте
Татарстанда «Алабуга» махсус икътисади зонасына пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында зыян күрүче кешеләр саны 12гә җитте. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Баштарак рәсми хәбәрләр буенча, алты кешенең зыян күрүе хәбәр ителгән иде. Зыян күрүчеләрнең барысы да уртача авыр хәлдә. Аларның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.
Алдарак «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев пилотсыз очу аппаратларының НАТО илләре җайланмалары белән җиһазландырылган булуын әйтте.
Искәртеп үтик, бүген иртән республиканың Алабугадагы һәм Түбән Камадагы оешмаларына пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр булмаган, оешмаларның эше өзелмәгән. Тикшерүчеләр һөҗүмнең сәбәпләрен ачыклаячак.