Истанбулда янгында 25 кеше һәлак булган
Төркиянең Истанбул шәһәрендә Гайреттепе эшлекле үзәгендә 16 катлы бинада зур янгын чыккан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Янгында 25 кеше һәлак булган. Тагын өч кеше авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын корбаннарының күбесе - эшчеләр, алар подвалдагы бүлмәдә төзелеш эшләре башкарган. Анда төнге клуб урнашкан, янгын шунда чыккан.