Мишустин: 2023 елда Россиядә гомер озынлыгы «ковидка кадәрге» күрсәткечне узып китте
2023 елда Россиядә гомер озынлыгының көтелгән күрсәткече 73,5 елны тәшкил иткән. Бу «коронавируска кадәрге» чорга караганда күбрәк, дип әйтте Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин.
«Юлламада дәүләт башлыгы әйткәнчә, нәкъ менә актив һәм сәламәт гомер озынлыгы арту мөһим. Ә моның өчен, шул исәптән, сыйфатлы һәм үтемле медицина да кирәк», - дип яза сәясәтченең сүзләре Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.
Мишустин яше яки сәламәтлеге белән бәйле проблемалар аркасында үз-үзен мөстәкыйль кайгырта алмаган кешеләргә Россиядә аерым игътибар бирелә диде. Мондый гражданнар өчен озак вакытлы тәрбияләү системалы кертелә.
Ул 2019 елда 7 мең кешегә «өйдә» хезмәт күрсәтелсә, 2021 елда исә мондый кешеләр саны 100 меңнән артып киткән, диде. 2024 елга максат – ел ахырына кадәр 173 мең чамасы кешене мондый ярдәм белән тәэмин итү.
Шулай ук хөкүмәт башлыгы белдергәнчә, тәрбияләүнең мондый моделен Россия Президенты инициативасы белән булдырылган «Гаилә» илкүләм проектында да үстерәчәкләр.