«Татар-информ» журналистлары Эрмитаж уздырган бәйгедә җиңүчеләр булды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары, мәдәният өлкәсе күзәтүчеләре Александр Попов һәм Оксана Романова Владимир Матвеев исемендәге «Искусный глагол» профессиональ тренингларда катнашу өчен конкурс җиңүчеләре арасына узды. Конкурс Дәүләт эрмитажы, Владимир Потанинның хәйрия фонды һәм Екатеринбург сынлы сәнгать музее тарафыннан оештырылган.
Гариза бирүчеләргә үзләре турында сөйләргә һәм жюри хөкеменә 2023 елның 1 гыйнварыннан быелның 26 февраленә кадәр чыккан өч язманы тәкъдим итәргә кирәк иде.
Александр Попов 24-29 июнь көннәрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының структур бүлекчәсе «Эрмитаж-Казан» үзәге базасында 18 җиңүче арасында булачак. Оксана Романова Омскига китә, анда 10-15 июньдә тренинг Врубель исемендәге Омск өлкә сынлы сәнгать музеенда «Эрмитаж-Себер» үзәге базасында узачак.
Тренинглар тәмамланганнан соң 15 көн эчендә һәр катнашучыга мәдәният өлкәсе турында бер журналист материалы әзерләргә кирәк булачак. Мәкаләләр жюри тарафыннан бәяләнәчәк һәм ун максималь бәя алган язма авторлары декабрьдә Санкт-Петербургта Эрмитаж көннәре кысаларында махсус программага чакырылачак.
Мәдәният өлкәсендәге иң яхшы журналистларны Эрмитаж 2015 елдан башлап Россия шәһәрләрендәге үзәк-спутниклары базасында сайлап ала һәм белем бирү тренинглары белән бүләкли.