Татарстанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе 12 апрельдә башлана
2024 елда «Работа России. Время возможностей» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе ике этапта узачак. 12 апрельдә төбәк этабы була, ә 28 июньдә федераль этап узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«2023 елда Татарстанда 55 мәйданчыкта республиканың меңнән артык предприятиесеннән вәкилләр җыелды. Чарада 32,8 мең кеше булды, аларның 10 проценттан артыгы бер тапкыр килүдә эш тапты», - диде ул.
Иртәгә вакансияләр ярминкәсе республикада 46 мәйданчыкта уза. Чараларда 470тән артык предприятие катнаша, аларның 300е эшкәртүче производство, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгълүмат һәм элемтә вәкилләре.
«Эш бирүчеләр бер мәйданчыкта үзләренең көндәшлек өстенлекләрен күрсәтә алачак», - дип билгеләп үтте Зарипова.
Казанда вакансияләр ярминкәсе «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында уза, ул иртәнге сәгать 10да ачылачак.
«Без ярминкәгә гаиләләр белән чакырабыз. Бу чыгарылыш укучылары өчен сынау үтәргә бик әйбәт мөмкинлек», - дип билгеләп үтте Зарипова.
Ярминкәдә предприятие, карьера һәм кадрлар консультантлары, компанияләрнең уку үзәкләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашында төрле чаралар, эшлекле программалар оештырылачак.
Аерым алганда, «Эшмәкәрлек эшчәнлеген башлауга ярдәм», «Бизнес-старт», «Тигез мөмкинлекләр» консультация мәйданчыклары ачылачак. «Уңышлы хатын-кыз стратегиясе һәм тактикасы» хатын-кызлар клубының тематик очрашуы уза, «Нәтиҗәле үзпрезентация» эшлекле уены, «Гомуми эш» һөнәри юнәлеш уены һәм башка чаралар оештыру планлаштырылган.