Татарстан Икътисад министрлыгы 2024 елга үсешнең төп юнәлешләрен атады
Татарстанда икътисадны һәм халыкның керемнәрен үстерүнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы эшләнде. Аның турында республика икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты белән комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында сөйләде.
«Оператив штаб эше кысаларында республика предприятиеләре, министрлыклар һәм муниципалитетлар биш төп юнәлеш буенча чаралар планын эшләде», - дип белдерде ул.
Ведомство җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, аларга сәнәгатьнең барлык тармакларында оешмаларның эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру, инвестицион активлыкны саклау, инновацион активлыкны арттыру һәм яңа технологияләр кертү, кече һәм урта бизнес предприятиеләренең сыйфатлы үсеше, шулай ук муниципалитетларның баланслы үсеше керә.
Төзелеш секторында да югары темплар теркәлгән. Төзелеш эшләре күләме 708 млрд сумлык булган, үсеш 15,1 процент тәшкил иткән. Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 3,4 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган.
2023 ел нәтиҗәләре буенча кулланучылар активлыгы үсешенең уңай динамикасы күзәтелә, беренче чиратта товарларның азык-төлек булмаган төркеме әйләнешен арттыру исәбенә. 2023 елда ваклап сату әйләнеше 1,4 трлн сум тәшкил иткән.
2023 елда уртача хезмәт хакы 61,8 мең сум тәшкил иткән, бу 2022 ел күрсәткечләренә караганда 18,8 процентка күбрәк.