Казанда Россия көнен уздыруга 9,5 млн сум акча бүлеп бирәләр
Казанда Россия көненә багышланган мәдәни чаралар үткәрү өчен хезмәтләргә 9,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.
Документ нигезендә, чараларны «Казан» Гаилә үзәге янындагы ачык мәйданчыкта оештырырга телиләр. Анда тикшерү уздыру һәм артистлар өчен чатырлар, шулай ук 2 бәдрәф кабинасы урнаштырылачак.
Чара программасында ким дигәндә ике алып баручының рус һәм татар телләрендә чыгыш ясавы планлаштырылган. Шулай ук халык һәм заманча бию ансамбльләре һәм балалар бию коллективы чыгыш ясаячак. Мәскәүдән килгән татар һәм рус эстрадасы артистларының чыгышлары да планлаштырылган. Аларның исемнәре әйтелми.
Барлык чыгышлар камерага төшереләчәк һәм зур экранда күрсәтеләчәк.