Мәрҗани исемендәге фонд каршында Ислам сәнгате музее барлыкка килергә мөмкин
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм үстерү фонды каршында Ислам сәнгате музее барлыкка килергә мөмкин. Мондый объектны ачу теләге турында әлеге оешманың Президенты Рөстәм Сөләйманов «Мәскәү – Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумында белдерде.
«Киләчәктә фонд нигезендә Ислам сәнгате музее булдырылыр дип өметләнәм. Ул Россиягә бик кирәк. Мондый үзәкләр, Россиядән аермалы буларак, җирле мөселман халкы булмаган урыннарда – Бөекбританиядә, Германиядә, Канадада һәм Даниядә бар», - диде спикер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Сөләйманов Россия дә Ислам дөньясы белән элемтәләр тота дип өстәде. Аның фикеренчә, мондый объектның булмавы «күп очракта берникадәр күңелсез нәтиҗәләргә китерә».
«Хәтта мөселманнар үзләре дә чын-чынлап белемле түгел. Мондый учреждениеләр бу бушлыкны яба алыр иде», - дип ассызыклады спикер.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм үстерү фонды инде 16 ел эшли.