Тубылда Себер-татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре өмә үткәргән
Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәнияте үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре оешма территориясендә өмә үткәргән. Бу хакта Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итәләр.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, хезмәткәрләр бу акциядә бик теләп катнашкан, чөнки һәркем Үзәк территориясендә уңайлы һәм матур шартлар булдыруга үз өлешен кертергә омтылган.
Нәтиҗәдә, эшләр уңышлы башкарылды. Хәзер оешма кунаклар өчен тагын да яхшырак һәм кунакчылрак күренә. Өмәдә катнашучылар күмәкләшеп эшләү һәм җәмәгать файдасына кирәкле гамәл башкару мөмкинлегенә шат иде, диелә хәбәрдә.