Якын Көнчыгышта хәл кискенләшү сәбәпле, Россия Тышкы эшләр министрлыгы тотнаклылыкка өнди
Россияне Якын Көнчыгышта эскалациянең яңа этабы борчый. Ул конфликтта катнашучы якларны тотнаклылыкка чакыра. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгының Израиль территориясенә һөҗүм ясалу белән бәйле белдерүендә әйтелә.
«Якын Көнчыгышта күп санлы кризисларның (алар еш кына җавапсыз провокация гамәлләре белән кыздырыла) көйләнмәгән булуы, беренче чираттта, Палестина-Израиль конфликты зонасында, киеренкелек артуга китерүе турында берничә тапкыр кисәттек, — дип белдерделәр РФ Тышкы сәясәт ведомствосында. - Барлык катнашучы якларны тотнаклылыкка өндибез». Бу турыда «Татар-информ» яза.
Министрлыкта төбәк дәүләтләре килеп чыккан проблемаларны дипломатия аша хәл итә башлар, ә конструктив карашлы халыкара уенчылар моның өчен мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтер, дигән өмет белдерделәр.
Элегрәк «Татар-информ» Иранның Израиль ягына 100дән артык пилотсыз очучы аппарат җибәрүе турында хәбәр иткән иде.