Сургут татарларының «Сандугач» коллективы «Сабантуй» тамашасына чакыра
18 апрельдә Сургут шәһәре «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының «Сабантуй» дип исемләнгән концерты узачак. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итә.
Коллектив катнашучылары концерт кунакларына чын татар иҗаты бәйрәме бүләк итәчәк, яңа хореографик куелышлар һәм искиткеч җырлар белән гаҗәпләндерәчәк, диелә хәбәрдә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, чара мөһим мәдәни вакыйгага әвереләчәк һәм һәр тамашачыга онытылмаслык тәэсирләр һәм эмоцияләр бүләк итәчәк.
Концерт Яр буе проспекты, 56 йорт адресы буенча 19:00 сәгатьтә башлана.