Апаста мәдрәсә ачылачак
Апаста «Рухият» мөселман яшьләрен тәрбияләү үзәге - мәдрәсә төзелеше тәмамланып килә. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Бүгенге көндә мөселман яшьләрен тәрбияләү үзәге бинасы тулысынча төзелеп беткән. Бары тик тирә-якны тәртипкә китерергә һәм территориягә яшеллек чәчәргә кирәк. Керү юллары асфальтланган, тротуарлар, коймалар ясалган.
Бинаның интерьерында да күп нәрсә әзер: идәннәргә келәмнәр җәелгән, җиһазлар куелган, тәрәзәләр бизәлгән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы исәпкә алынган, вентиляция ясалган. Җылылык үткәрелгән, суүткәргеч һәм канализация әзер.
- Төзелеш район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм иганәчеләр, район халкы ярдәме белән алып барыла. Төзелеш материаллары сатып алуда ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, районның элеккеге башлыгы Равил Хисаметдинов ярдәм итте. Иганәчеләр дә, район халкы, фермерлар да булышты. Соңгы вакытта безгә Мәскәүдә яшәүче якташлар - Заһретдиновлар гаиләсе бик теләп кушылды. Алар ярдәмендә төзелеш эшләре тагын да җанлана төште. Алар махсус фонд ярдәмендә бу бинаны матурлады. Сабан туена безнең бина файдалануга тапшырыла һәм үз ишекләрен ачар дип өметләнәбез, - ди район мөхтәсибе Мирхат хәзрәт Җамалиев.
«Рухият» мөселман яшьләрен тәрбияләү үзәге «Сәләт» балалар иҗаты үзәге янында урнашкан. Ул проект буенча барлык таләпләргә туры китерелгән. Биредә намаз уку бүлмәләре, укытучылар, балалар өчен уку бүлмәләре һәм заманча ашханә урнашкан. Бәдрәф һәм тәһарәт алу бүлмәләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым җиһазландырылган.
Монда төрле дини конкурслар, җыелышлар, лекцияләр, күргәзмәләр үткәреләчәк. Шул ук вакытта кунакларга хезмәт күрсәтү каралган һәм чәйханә була.