Чиләбедә «Аулак өй» бәйгесе узачак
26 апрельдә Чиләбе шәһәренең 81нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Аулак өй – көрәш» зона этабы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аулак өй – көрәш» - Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы һәм Татарстанда милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында 2021 елдан гамәлгә ашырыла торган төбәкара проект.
Конкурсның максаты – туган телгә, әдәбиятка һәм милли традицияләргә хөрмәт тәрбияләү, татар телендә актив язучы авторларның төрле буыннары, татар халык уеннары, биюләр, милли ризыклар белән танышу, иҗади сәләтле балаларны ачыклау, диелгән хәбәрдә.