Бүген Казан үзәгендә берничә урамда хәрәкәт чикләнә
Бүген Казан үзәгендә хәрәкәт өлешчә чикләнә. Бу җиңел атлетика эстафетасын үткәрү белән бәйле, дип хәбәр итте Казан мэриясе.
13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда хәрәкәт ябыла:
- Кремль урамы, КФУның төп бинасыннан Казан Кремленә кадәрге участокта;
- Шейнкман юлы;
- Лобачевский урамы, Кремль урамыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта;
- Астрономия урамы, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;
- Кави Нәҗми урамы, Дзержинский урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;
- Муса Җәлил урамы, Дзержинский урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;
- Чернышевский урамы, Дзержинский урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта.