Путин: Кадрлар кытлыгын хезмәт миграциясе хисабына каплап булмый - яңа алымнар кирәк
Алдагы елларда Россиядә кадрлар кытлыгы булачак. Бу проблеманы чит илләрдән түбән квалификацияле эшче көч кертү ярдәмендә хәл итеп булмый, яңа алымнар кирәк. Бу хакта Президент Владимир Путин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съездында белдерде.
«Экспертлар бәяләвенчә, якын елларда Россия кадрлар һәм квалификацияләргә объектив дефицит кичерәчәк, һәм аны, һичшиксез, хезмәт миграциясе, чит илләрдән түбән квалификацияле эшче көч кертү хисабына механик рәвештә каплап булмый. Бу проблеманы хәл итмәячәк, безгә башка алымнар кирәк», - дип яза дәүләт башлыгы Кремль телеграм-каналында.