Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейболчылары белән горурлануын белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейболчыларын Россия чемпионатында җиденче тапкыр җиңүләре белән котлады.
«Кызлар, горурланабыз! Волейболчыларыбыз белән горурланабыз! «Динамо-Ак Барс» - җиде тапкыр ил чемпионы!» - дип язган ул телеграм-каналда.
«Динамо-Ак Барс» бишенче матчта Калининград «Локомотив»ын җиңде. Уен 3:0 исәбе белән тәмамланды.