Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне метеошартлар начарлану турында кисәтә. Бүген кич, шулай ук 8 май төнендә һәм иртәгә көндез төбәктә яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Көньяк-көнбатыштан көчле җил исә, кинәт аның тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга (Казанда 15-20 метр) җитәргә мөмкин, яшенле яңгыр фаразлана», диелгән хәбәрдә.