Лаеш волонтерлары махсус операция хәрбиләре өчен коры ашлар җыеп тутыруда ярдәмгә чакыра
Каникуллар башлану белән Лаеш районы мәктәпләрендә эш тукталмый. «Үзебезнекеләргә ярдәм» («Помощь СВОим») хәйрия фонды волонтерлары алгы сызыктагы хәрбиләр өчен тәмле төшке ашлар җыеп тутыра. Бу эштә хәзерге вакытта мәктәптә практика узучы укучылар да катнаша.
«Мәктәптә эш кайнап тора. Ашларны җыеп тутыру җиңел эш түгел. Бүген бу технологик процесста үзем дә катнаштым», - дип сөйләде «Татар-информ»га фонд җитәкчесе Марина Порфирьева.
Эш җитештерүдәге төсле җайга салынган: бу кирәкле ингредиентларны ваклау һәм кушып болгату, төрү датасы күрсәтелгән этикеткалар әзерләү, һәр порциягә ризык төренә карап майонез яки кетчуп өстәү һәм, әлбәттә, егетләргә җибәреләчәк әзер продукцияне санау.
«Укучылар хәзер безнең белән җәйге практикаларын эшли дә, каникулларга китә. Димәк, безгә ярдәмчеләр кирәк. Кем дә булса кичен, ә бәлки көндез дә ярдәм итәргә әзер икән, языгыз», — дип чакыра волонтер.
Агентлыкның әңгәмәдәше әйтүенчә, ингредиентларны кушып болгату технологик процессын тулысынча Казан милли тикшеренү технология университеты (Казан химия-технология институты) азык-төлек инженериясе факультеты студенты, Лаеш волонтеры Лиза Захарова уйлап тапкан.
«Кичә хәрбиләр рационына бодай белән итле яңа аш өстәлде. Без һәрвакыт егетләребезнең рационын яңа ризыклар белән баетырга тырышабыз», — дип уртаклашты Марина Порфирьева.
Кичәге көн дәвамында барлыгы 767 порция төрле ризык җыеп тутырылган.
Бөтен вакыт эчендә Лаеш районы активистлары барлыгы 37 меңгә якын порция әзерләгән һәм җибәргән.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.