Рөстәм Миңнеханов Казанда узган «Җиңү варислары» җыены турында видео куйды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Казанда узган «Җиңү варислары» VII хәрби-спорт җыены турында сөйләде һәм аңа багышланган видеоролик куйды.
«Безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының алты Суворов училищесы, Росгвардия уку йортлары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты кадетлары килде. Безнең республика данын Алабуга Суворов училищесы кадетлары яклады», - дип язган ТР Рәисе.
Миңнеханов сүзләренчә, җыенда катнашучыларның барысы да «кешеләргә һәм Ватанга хезмәт итүдә намуслы юл сайлаган».
«Илебезнең Суворов училищелары һәм кадет мәктәпләре бер-берсе белән шулай аралашып эшләргә тиеш. Алар дус булганда Ватаныбыз бердәмлеге тагын да ныграк була», - дип өстәгән республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов куйган видеороликта җыен кысаларында узган ярышларның иң матур мизгелләре тупланган. Финалда ярышта катнашучылар хор белән: «Без – Җиңү варислары!» - дип әйтә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Казанда кичә, 10 майда, «Җиңү варислары» хәрби-спорт җыены тәмамлануы хакында хәбәр иткән иде. Россия Эчке эшләр министрлыгы Алабуга Суворов хәрби училищесының «Алабуга Барслары» командасы икенче урынны яулады.
Видео: https://t.me/rustamminnikhanov/