Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы вазифасына расланды
Ирек Фәйзуллин Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына расланды. Карар Дәүләт Думасы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Тавыш бирүдә 353 депутат катнаша, тагын 80се тавыш бирүдән тыела.
«Фәйзуллин Ирек Әнвәр улын Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп расларга», - дип билгеләп үтелә тиешле карар текстында.