Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәмәдов белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен сөйләште

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте (парламентның югары палатасы) Рәисе Гурбангулы Бердымөхәмәдов белән очрашуы узды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Рәисе, очрашуны ачып, төрекмән халкының милли лидерына чакыруны кабул иткәне һәм Татарстанга вәкиллекле делегация җитәкчелегендә килгәне өчен рәхмәт белдерде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Мөселман илләре белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү — Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шуңа бәйле рәвештә безнең „Россия — Ислам дөньясы» төркеме берләштерүче халыкара иҗтимагый платформа булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар биргәне өчен тирән рәхмәт белдерде.

«Сез форумда һәм „Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшендә катнашып, дөнья җәмәгатьчелеге өчен бик яхшы сигнал бирәсез», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.

Үз чиратында, Гурбангулы Бердымөхәмәдов Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстан делегациясен җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Төрекмәнстан делегациясенең бу масштаблы форумда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме — ислам илләре белән хезмәттәшлек итүнең бик мөһим коралы», — дип искәртте сәясәтче. Ул форумның барлык катнашучыларга да уңай нәтиҗә бирәчәгенә ышаныч белдерде.

«Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәмәдовтан иң җылы сәламләү сүзләрен һәм Форумны уңышлы уздыру теләген җиткерәм», — дип нәтиҗә ясады Гурбангулы Бердымөхәмәдов.

Узган ел Төрекмәнстан белән Татарстан арасында товар әйләнеше 13 процентка артып, 52 миллион долларга җиткән. Шул ук вакытта әңгәмәдәшләр нефть табу, нефть чыгару, газ транспортировкасы, автомобиль -, авиа - һәм суднолар төзү, энергетика, химия продукциясе китерү, авыл хуҗалыгы комплексы кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерүнең яхшы потенциалын билгеләп үттеләр.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйга федераль статус алды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *