Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов сәнгать белгече Розалина Шаһиеваның вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан җитәкчелегенең башка вәкилләре сәнгать белгече һәм әдәбиятчы Розалина Шаһиеваның үлеменә бәйле кайгы уртаклашты. Кайгынамәне республика җитәкчесе матбугат хезмәте таратты.

Мәдәният эшлеклесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Гомәр кызы Шаһиева дүшәмбе, 13 майда, 79нчы яшендә вафат булды, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Шаһиева үз эшенә бирелгән шәхес, ул Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә соңгы көннәренә кадәр эшләвен дәвам итте. Бөтен гомерен татар милли сәнгатен өйрәнүгә һәм үз халкының гореф-гадәтләрен саклауга багышлады. Казанда, Мәскәүдә һәм чит илләрдә, шул исәптән ЮНЕСКО химаясендә, истәлекле тематик күргәзмәләр оештыручы булып чыгыш ясады. Хәзер ТР Милли китапханәсе урнашкан «Казан» милли мәдәният үзәге бинасы каршында азатлык кошлары белән «Хөррият» стеласын урнаштыру инициаторларының берсе була. Ул тикшеренү эшенә аерым игътибар бирә, сәнгать белеме мәкаләләре язу, мәдәни мирасны системалаштыру һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә, дип билгеләп үтелә кайгынамәдә.

Тормыш юлында Р.Г. Шаһиеваны җәмгыять алдындагы югары бурыч хисе, тырышлыгы һәм яраткан эшенә чиксез тугрылыгы аерып тора. Талантлы кеше турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», - дип искәртелә .

Кайгынамәгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры һәм Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Милли китапханәсе директоры Розалия Нургалиева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла имзасы куелган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *