KazanForum-2024 форумында TV BRICS халыкара телевизион челтәрен тәкъдим иттеләр
KazanForum 2024 кырларында TV BRICS халыкара телевизион челтәрен тәкъдим иттеләр. Чарага килүчеләргә аны кайсы илләрдә карап булуы, шулай ук гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм Татарстан белән элемтәләр турында сөйләделәр.
«TV BRICS челтәре өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән килешү имзалау - ул стратегик партнерлык. Без берләшмәнең төрле илләрендә төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлекне максатчан үстерәбез. Безнең карашка, Татарстан яңалыкларының БРИКС илләре халыкара мәгълүмат кырына интеграциясе Россия образын, мәдәниятләр һәм цивилизацияләр диалогына ярдәм итүче күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт буларак, тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә», - диде TV BRICS генераль директоры Жанна Толстикова.
Ул өстәп әйткәнчә, TV BRICS Татарстанда БРИКС Уеннарын яктыртачак, алар июньдә башлана, аннары төшерү командасы берләшмә саммитында да эшләячәк.
Презентациядә телевизион челтәрнең киң күләмле проектлары турында да сөйләделәр. Шулай итеп, аларның берсе Федор Достоевский турында документаль фильм булды, ул БРИКСның биш иле арасында кооперациядә булдырылган иде. Бразилия, Кытай, һиндстан һәм Көньяк Африка вәкилләре бөек рус язучысы турында үз күзаллаулары белән уртаклашты. Быел мондый фильм Лев Толстойның тормышына багышланачак.
Бер көн элек, TV BRICS «Татмедиа» белән килешү имзалаганда Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, мондый хезмәттәшлек Татарстан турында мәгълүматны төрле илләрдә тарату, шулай ук дөньяда, безнең төбәктә ниләр барганы турында материалларны кулланырга да мөмкинлек бирәчәк.
«Без Татарстанда ниләр булуы турында дөньяга сөйләргә һәм шул ук вакытта БРИКС илләре турында мәгълүмат алырга телибез. Без моңа игътибар белән карыйбыз һәм бу хезмәттәшлекне ныгытырга телибез», - дип белдерде Сәлимгәрәев.