Россия мәгълүмат чараларына Париж олимпиадасында ил символикасын куллану тыелачак
РФ массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә Париж олимпиадасында ил символикасын куллану тыелачак. Халыкара олимпия комитеты (МОК) мәгълүматлары буенча, медиа хезмәткәрләренә нейтраль спортчыларга карата булган кебек үк таләпләр куелачак. Бу хакта ТАСС яза.
Искәртик, узган елның декабрендә Олимпия комитеты Россия һәм Белоруссия спортчыларына Париждагы Олимпия уеннарында нейтраль статуста катнашырга рөхсәт итте.
Оешмада әйтүләренчә, аларны барлык команда ярышларына да кертмәячәкләр. Шулай ук хәрби хәрәкәтләрне актив рәвештә хуплаучыларга катнашу рөхсәте бирелмәячәк. Рәсми затлар да ярышларга аккредитацияләнмәячәк.
Олимпиадада, моннан тыш, Россия һәм Белоруссиянең рәсми символикасын күрсәтү, Z символын, теләсә кайсы хәрби символика һәм хәтта Георгий тасмасы төсләрен куллану тыела, дип яза «Татар-информ».
- Парижда Олимпия уеннары 26 июльдән 11 августка кадәр узачак.