Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Кол Шәриф мәчетендә җомга намазын үткәрде
Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов җомга намазын үткәрде һәм вәгазь укыды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Альбир хәзрәт үзенең чыгышында «Аллаһ нуры» дигән мөһим темага кагылды, исламда яктылык һәм рухи мәгърифәтнең әһәмиятен ассызыклап, Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген һәм рәхимлелеген искә төшерде.
Үз чиратында дин тотучылар мөфти белән аралашты, кызыксындырган сорауларын бирде, диелә хәбәрдә.