Иранда бортында Президент Раиси булган вертолет һәлакәткә очраган
Иранда бортында ил Президенты Ибраһим Раиси булган вертолет илнең төньяк-көнбатышында һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә РИА Новости җирле матбугат чараларына сылтама белән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясендә булган. Бу хәлнең барлык шартлары ачыклана. Коткару командалары хәзер вакыйга булган районга керергә тырыша.
Раиси бүген иртән Азәрбайҗанга килә. Анда ул ил президенты Илһам Алиев белән бергә Худаферин гидротөенен файдалануга тапшыру һәм Араз елгасында төзелгән «Гыз Галасы» гидротөенен ачу тантанасында катнашкан була.