Казан Яшь тамашачы театры Казан үзәге буйлап җәяү йөрергә чакыра
Казан Яшь тамашачы театры яңа проект тәкъдим итә: артистлар белән Казанның тарихи үзәгендә йөрергә мөмкин. Театрның чираттагы премьерасы «Пешеходы 2» прогулка-импровизациясе дип атала.
Спектакль Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында башлана. Биредә тамашачыга колакчыннар таратып, импровизацияле тамашаның кагыйдәләрен аңлаталар. Аннары барабан әйләндереп 17 тема арасыннан берсе сайлана.
Тамашачы Татарстанның атказанган артисты Елена Калаганова һәм артист Виталий Дмитриев белән бергә шәһәрнең тарихи үзәге буйлап сәяхәткә кузгала.
Журналистлар белән беренче экскурсиядә уку темасы чыкты. Артистлар сәяхәт дәвамында үзләренең Казан театр училищесында уку чорына бәйле кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Спектакльнең режиссеры Радион Букаев әйтүенчә, артистларга алдан әзерләнгән текстлар бирелми. Маршрутлар да үзгәреп торырга мөмкин.
«Һәр актер мондый импровизацияле тамашага әзер түгел. Мин Виталий эшли ала дип уйладым һәм аңа үзенә партнер сайлавын сорадым. Ул Елена Калаганованы сайлады», – диде Радион Букаев.
Спектакль атнага бер мәртәбә планлаштырыла. Ул җылы һава торышын күздә тотып әзерләнгән.
Экскурсиядә 25кә кадәр кеше катнаша ала.