Татарстанда салкыннар аркасында 5 мең гектардан артык язгы культураларны яңадан чәчкәннәр
Татарстанда салкыннар аркасында язгы культуралар булган 5 мең гектардан артык җирне яңадан чәчәргә туры килде. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Апас бистәсендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Язгы рапс, шикәр чөгендере һәм башка культуралар зыян күрде. Хуҗалыклар көтеп тормады, мәйданнарда яңадан чәчү үткәрде», - диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Аның сүзләренчә, хәзер чәчүлекләрнең торышы анализлана. «Бәлки тагын яңадан чәчәргә туры килер, ләкин бу төгәл түгел. Бәлки, моны эшләргә туры килмәс», - диде министр.
Җәббаров аграрийларның үсемлекләрне стресс хәленнән чыгару өчен төрле препаратлар һәм ашламалар белән тәэмин итүләрен әйтте. «Әлегә күзәтәбез. Җылытты, алга таба нәрсә эшләргә икәнен күрербез. Башка мәйданнарда үсемлекләр нормальләшер дип уйлыйбыз», - диде ул.
Министр салкын һава торышы республиканың бөтен территориясенә диярлек кагылды, дип өстәде. Әмма иң күп зыян Буа, Апас, Яңа Чишмә, Чистай районнарында булды.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы уҗымнарның 97 проценты яхшы хәлдә булуын билгеләп үтте.
«Чәчү тулы көченә бара. Бүгенге көндә чәчү эшләре мәйданнарның 70 процентында башкарылган, бу 1,2 млн гектар тәшкил итә», — дип нәтиҗә ясады ул.