Идел буе медицина югары уку йортлары студентларын Түбән Камага эшкә чакырдылар
Чувашия һәм Башкортстан республикалары медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәләре узды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең 2нче поликлиника мөдире Руслан Муллин Башкорт дәүләт медицина университетында булды. Ул уку йортын тәмамлаучыларны эшкә чакырды, Түбән Камада эшләүнең өстенлекләре һәм ярдәм чаралары турында сөйләде.
Операция бүлеге мөдире Рөстәм Хәлиуллин һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Людмила Зотова Чувашия Республикасында булды, анда алар Чувашия дәүләт университетының медицина факультеты студентлары һәм ординаторлары белән очрашты.