Ана капиталына сатып алынган фатирларны алмаштырырга рөхсәт итәргә телиләр
Ана капиталы акчасына сатып алынган фатирларны алмаштырырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасындагы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».
Ана капиталы акчасына сатып алынган фатирны я зуррак мәйданлы, я кадастр бәясе буенча кыйммәтрәк торакка алмаштыру мөмкинлеген бирүче партия закон проектын беренче укылышта кабул итү күздә тотыла.
Парламентарий бу планнары белән «Дом.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко катнашындагы фракция утырышында уртаклашты.
Элегрәк Россия халкына ана капиталын таунхаусларны реконструкцияләү өчен кулланырга рөхсәт иттеләр. Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы барышында шәригать буенча ана капиталын ипотекада кулланырга ярамау белән ризасызлыгын белдерде.