Синоптиклар киләсе ике көндә кырау турында кисәтә
![Синоптиклар киләсе ике көндә кырау турында кисәтә](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2024/5/22/49a13b517a77003a22ee0d2df408825f.jpg)
Бүген төнлә, шулай ук 24 майда Татарстанда урыны белән кырау төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәгендә кисәттеләр.
«23 майда урыны белән туфракта -2 градуска кадәр, 24 майда урыны белән һавада һәм туфракта -3 градуска кадәр (Казан шәһәрендә -1 градуска кадәр) салкын була», — диелә кисәтүдә.
Элегрәк «Татар-информ» бу атнада Татарстанга янә салкыннар киләчәк, әмма ял көннәрендә республикада җылыта, дип хәбәр иткән иде.