Рөстәм Миңнеханов җәйге лагерьларда балаларның иминлеген тәэмин итәргә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортындагы традицион республика киңәшмәсендә җәйге лагерьларда балаларның иминлеген тәэмин итәргә кушты.
«Бүген республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә лагерьларда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлана. Һәм, әлбәттә, әлеге кампаниянең барлык иминлек чараларын үтәп, югары оешканлык дәрәҗәсендә үткәрелүен тәэмин итәргә кирәк», - дип искәртте ТР Рәисе.
«Район һәм шәһәр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Балалар җәйге сәламәтләндерү һәм шәһәр яны лагерьларында ял итәчәк. Иминлек, туклану сыйфаты һәм безнең программаның эчтәлекле өлешенә бәйле мәсьәләләр без таләп иткән дәрәҗәгә туры килергә тиеш. Шуңа күрә моңа игътибар бирүегезне сорыйм», - дип ачыклык кертте ул.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов кече үлчәмле судноларны куллануга контрольне көчәйтергә кушкан иде.