Татарстан Гидрометеорология үзәге янә җил көчәюе һәм яшен турында кисәтә
Иртәгә, 3 июньдә, Татарстанда югары температура фоны саклануы белән һава шартлары бозылуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика буенча, шул исәптән Казанда, төнлә дә, көндез дә яшен һәм җилнең секундына 15-17 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе көтелә. Бофорт шкаласы буенча секундына 13,9 метрдан 17,1 метрга кадәр тизлек белән искән җил каты җил дип атала.