Түбән Новгород татарлары «Балалар өчен этикет» курсы буенча йомгаклау дәресе уздырган
Узган шимбә Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе оештырган «Балалар өчен этикет» курсы буенча йомгаклау дәресе узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Этикет курсы буенча укытучы Лилия Таһирова үзенең шәхси битендә сөйләвенчә, йомгаклау дәресе «Чәй этикеты» темасына оештырылган. Дәресне әти-әниләр белән бергә үткәргәннәр, бергәләп чәй дә эчкәннәр.
Балалар йомгаклау тесты чишкән һәм курсны узу турында сертификатлар алган. Курс дәвамында балалар дуслашып, бер-берсенә ияләшеп беткән, шуңа күрә аерылышу читен булган.
Бу төркемдә бик бердәм коллектив җыелды – балалар бер-берсе белән инде күп еллар дуслар төсле аралашты. Ә бу бик мөһим, чөнки этикет – ул иң беренче чиратта аралашу, ә аннары инде кашыклар һәм чәнечкеләр турында, диелә хәбәрдә.
Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Түбән Новгород җәмәгать ярдәме штабына бу мөһим проектны хуплавы өчен рәхмәт җиткерәбез. Әти-әниләр Лилия Таһировага хезмәте, ихласлыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә һәм курслар дәвам итәр, дип өметләнә, диелә хәбәрдә.