Түбән Камада 5 июньдә балалар өчен экологик фестиваль була
Түбән Каманың «Гаилә» паркында 5 июньдә 9.30 сәгатьтә Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көненә багышланган «Поколение эко» фестивале узачак. Чарага гаилә белән барырга мөмкин булачак. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Программада: экологик интерактив программа, икенчел чимал җыю буенча «Калдыкларны — керемгә» акциясе, сәнгать пленэры, күчмә экологик лаборатория, фотосушка, иҗади мастер-класслар, мавыктыргыч экологик уеннар, әдәби-сәнгать күргәзмәсе.
Фестиваль «Формула хороших дел» программасы кысаларында СИБУР ярдәме белән үткәрелә.