Казанда Оренбург трактында поши бәрдергәннәр
Бүген Казанда Оренбург трактында республика клиник хастаханәсе (РКБ) янында поши бәрдергәннәр. Бу хакта җирле телеграм-каналларда әлеге хәлнең шаһитлары хәбәр итә.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча, Lexus белән идарә итүче 53 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлек сайламаган.
Хатын-кыз зыян күрмәгән, ә менә хайван җитди җәрәхәтләнгән. Урында автоинспекторлар эшли, дип билгеләп үтелә. Юлның бу өлешендә бөке җыела.