Казанның Идел буе районында җиңел машина самокаттагы 8 яшьлек баланы бәрдергән
Казанның Гарифҗанов урамындагы 36 йорт каршында самокаттагы укучыны бәрдергәннәр. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган.
«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте полкы командиры Михаил Савин хәбәр иткәнчә, 19 яшьлек 14 модельле «Лада» йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган һәм гади самокатта хәрәкәт иткән 8 яшьлек баланы бәрдергән. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеоязмада баланың бәрелүдән һавага күтәрелүе күренә.
Бәхеткә, һәлак булучылар юк. «Юл-транспорт һәлакәтендә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган балага медицина учреждениесендә ярдәм күрсәтәләр», - дип өстәделәр ведомствода.