Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны була

15 июльдә «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон уза. Трансляция 08:00 – 20:00 сәгатьләрдә була. Телемарафонда дистәләгән кунак көтелә: алар татарстанлыларга килешү буенча хезмәт итү һәм ярдәм чаралары турында сөйләячәк. Тулырак «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында карап белеп була.

Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Мамадыштан, Лениногорскидан һәм Яшел Үзәннән турыдан-туры кушылулар көтелә. Шулай ук телемарафонда татарстанлыларга «Безнең Геройлар» циклыннан кинокартиналар һәм журналистларның махсус операция зонасында төшерелгән репортажлары күрсәтелә. Бу телемарафонда Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Михаил Бурмистров та катнашачак.

Махсус операция хәрбиләренең гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстан батальоннары сугышчылары үз тарихларын сөйләячәк. Моннан тыш, Татарстан халкы волонтерлар белән интервьюлар да тыңлаячак, алар телемарафонга фронт песиләре белән киләчәк һәм аларны кайда әзерләүләре, аларның нинди хәрби бурычлар үтәүләре турында сөйләячәк.

Трансляцияне тыңлап та булачак. Моның өчен телемарафон узачак көнне «Болгар радиосына» кушылырга кирәк. Трансляцияне телевизордан гына түгел, «ТНВ»ның «ВКонтакте» төркемендә һәм TNV.RU сайтында да карап була.

Хәзер потенциаль хәрби хезмәткәрләр өчен контракт хезмәтенә бару өчен тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Хакимиятләр махсус операция куелган максатларына ирешкәнче дәвам итәчәк дип берничә мәртәбә әйтте. Бу арасында Россия иминлеген гарантияли торган шартлар булдыру максаты да бар.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *