Татарстанның көнчыгышында кабат яшенле яңгыр һәм боз явачак
Бүген һәм иртәгә Татарстанның көнчыгыш районнарында атмосфера фронты якын булу сәбәпле, кабат һава торышы бозылачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирз мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Дүшәмбе көнне кич, сишәмбе төнлә һәм көндез республиканың көнчыгыш өлешендә яшен һәм җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Урыны белән боз яварга мөмкин.
Синоптикларның кичәге фаразлары буенча, бүген Татарстанда 28 градус эссе була, кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.