Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов TatOilExpo-2024 күргәзмәсен карады

Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында TatOilExpo-2024 нефть-газ химиясе тармагы казанышлары күргәзмәсе ачылды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов стендларны карап чыкты һәм тармакның яңалыклары белән танышты.

«Күргәзмәдә тармакның 200дән артык әйдәп баручы компанияләре катнаша», – диде ул.

Экспозициядә нефть-газ химиясе тармагының барлык өлкәләрендәге яңа карарлар тәкъдим ителгән: тармак җиһазларын төзүдән һәм ремонтлаудан алып ясалма интеллект кулланып цифрлы эшләнмәләргә кадәр.

Казанькомпрессормаш Яшел Үзәндә тормышка ашырыла торган күп тонналы СПГ компрессор агрегатлары җитештерү комплексы макетын күрсәтте. Ә Казан федераль университеты ясалма интеллект анализы нигезендә ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалануны тәкъдим итте.

Ижау авиатөзелеш заводы нефть агуны югары биеклектән ачыклау өчен махсус приборлар белән җиһазландырылган пилотсыз һава судносы макетын күрсәтте.

Моннан тыш, күргәзмәдә артык дымлы туфракларда һәм грунтларда каты өслекле юллар өчен чылбырлы модуль, юллар төзү өчен битумны локаль җылыту технологияләре һәм юл өслегенең ныклыгын арттыру өчен асфальт катнашмасына яңа өстәмәләр, тармакта кулланыла торган зур техниканы капиталь ремонтлау ысуллары һәм башкалар тәкъдим ителде.

«Күргәзмәдә ел саен булабыз һәм һәрвакыт яңа технологик чишелешләр күрәбез, аларны киләчәктә һичшиксез үз эшебездә кулланачакбыз. Моннан тыш, бу диалог алып бару һәм яңа партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен менә дигән мәйданчык», — дип уртаклашты күргәзмәдә катнашучыларның берсе Владимир Песцов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *