Казанда яшь гаиләләр өчен торакның квадрат метры бәясе нормативы 151 мең сумга кадәр арта
2024 елның дүртенче кварталында Казанда торакның гомуми мәйданының бер квадрат метры бәясе нормативы 151 163 сумга кадәр артачак. Башкарма комитетның шул хактагы карары коррупциягә каршы экспертиза уза.
Искәртеп үтәбез, әлеге сумма яшь гаиләләрнең түләргә сәләтлелеген исәпләгән вакытта һәм социаль түләүләрнең күләмен билгеләү өчен кулланыла.
Икенче кварталда бу күрсәткеч 15 875 сумга кимрәк һәм 135 288 сум тәшкил итә иде.