Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар өчен Коръән укырга өйрәнү үзәге ачылды

Ютазы районы Урыссу бистәсенең Үзәк мәчете биләмәсендә дә хатын-кызлар өчен Коръән укырга өйрәнү үзәге ачылды. Бу хакта «Ютазы таңы» сайтында Юлия Дәүләтбаева яза.

Тантанада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссу бистәсе имам-хатыйбы, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, шулай ук районның барлык имамнары катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин чарада катнашучыларны үзәк ачылу белән чын күңелдән котлады, әлеге якты вакыйганың шаһиты булу мөмкинлеге өчен Аллаһы Тәгаләгә ихлас рәхмәтен белдерде.

Мөфти Коръәнне танып белүнең мөһимлеген аерым ассызыклап үтте, «Тахфиз» үзәге ачылуы җәмгыятьнең рухи баюына һәм хатын-кызларның дини белемгә омтылышын хуплауга сизелерлек өлеш кертәчәк, дип билгеләп үтте. Ул Коръәнне өйрәнү әхлакый нигезләрне ныгытуга ярдәм итә һәм яшь буынны тәрбияләүдә аерылгысыз өлеш булып тора, дип белдерде.

Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов шулай ук барлык җыелучыларны җылы котлады, бу үзәкнең хатын-кызлар белемнәрен тирәнәйтә, ышанычларын ныгыта һәм тәҗрибәле остазлар ярдәменә ирешә алырлык урын булачагына ышаныч белдерде. Ул белдергәнчә, мондый үзәкләр үсеше җәмгыять тормышын ныгыту белән бергә бара, бу бөтен республика өчен дә әһәмиятле.

«Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин укучыларга һәм укытучыларга уңышлар теләде, үзәкнең эшчәнлеге төбәктә тынычлык һәм татулыкка ярдәм итәчәк, дип ышандырды. Ул барлык кызыксынучыларны да белем бирү дәресләренә кушылырга чакырды һәм сыйфатлы белем алырга булышырга вәгъдә итте.

Фото: © https://yutazy.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *