Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәтнең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге 70 еллык юбилеен билгеләп үтте

Әлмәтнең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге шушы көннәрдә үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу чын мәгънәсендә уникаль урын, чөнки нәкъ менә биредә күп еллар дәвамында үсеп килүче буынның талантлары ачыла. Бу хакта «Әлмәт таңнары»нда Резедә Исмәгыйлева хәбәр итә.

Үзәк 1954 елда ачылган һәм шушы еллар дәвамында берничә тапкыр исемен үзгәртә, әмма аның максаты шул ук кала – бу балаларга иҗат, спорт, фән юнәлешләрендә үз осталыкларын камилләштерергә ярдәм итү.

Бүгенге көндә биредә 2меңнән артык бала 166 укыту төркемендә шөгыльләнү мөмкинлегенә ия. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенә йөрүчеләр республика һәм Россия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә һәрдаим катнашып җиңү яулый. Татарстанда бердәнбер булган балаларның техник иҗаты музее да шушы үзәктә урнашкан. Монда шулай ук Пионерия музее да эшли.

Шушы ук елның августында «Табигать йорты» да ачылды. Бу инде үсеп килүче буынны экология һәм биология фәннәре белән кызыксындыру максатыннан оештырылган иде. Иҗат үзәгендәге бассейнны да шәһәрдә һәм районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Биредәге театраль студияләрне, иҗади сменаларны санап бетерә торган түгел.

«Балаларның һәм яшүсмерләрнең сәләтләрен үстерүгә шәһәрнең иң талантлы педагоглары үз өлешләрен кертә. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты коллективын юбилейлы дата белән котлыйбыз һәм тату коллективка алга таба да уңышлы эшчәнлек теләп калабыз», – диелгән хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *