Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рифат Җамал: Бүген татар әдәбияты зур югалту кичерә

Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина белән хушлашу мәрасиме үтте. ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал биредәге чыгышында татар әдәбияты зур югалту кичерүен билгеләде.

Фото: Юлай Низаев архивыннан.

Шигырь бәйрәмендә.

«Бүген татар әдәбияты зур югалту кичерә. Нәҗибә Сафина турында бик озаклап сөйләп була. Ул безнең халкыбызның билгеле шәхесе. Татар халкы өчен күп көч куйган шәхес», — диде Рифат Җамал.

Шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Ихсанова да бәхилләшү барышында мәрхүмәнең милләтпәрвәр шәхес булуын ассызыклады.

«Нәҗибә апа бөтен җирдә дә татар телен, татар мәгарифен күтәрергә кирәк, дип сөйләде. Ул үзенең йөрәк авазын бар тарафка да җиткерергә тырышты. Ул безнең балалар өчен дә, олылар өчен дә — поэзиядә дә, прозада да каләменең көчен күрсәтте! Соңгы көненә кадәр язды. Әле аның басыласы бик күп әсәрләре калган, алар киләчәктә чыгуына ышанабыз», — диде ул.

Нәҗибә Сафинаның кызы Лилия ханым әнисенә карап һәрвакыт сокланып яшәвен әйтте.

«Әни үзенә карата белә иде халыкны. Мин аңа балачактан ук һәрвакыт сокландым. Дөньяның матурлыгын яратырга, яшәешне яратырга өйрәтте. Аның белән һәрчак кызык иде», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Нәҗибә Сафина белән хушлашырга аның якыннары, каләмдәшләре килгән иде.

Фото: Юлай Низаев архивыннан.

2021 елда Башкортстанда үткән Мәҗит Гафури көннәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *