Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйнең Бигеш авылы хәрбие туган авылында маскировкалау челтәрләре үрүчеләр янында булды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илфат Мәксәт улы ялга кайткач, хәрби зонага маскировкалау челтәрләре үрүчеләргә рәхмәт әйтергә килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Ул «Бабай» кушаматын йөртә. Узган елның май аенда Ватан сагына контракт буенча баскан. 55 яшь булуга карамастан, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый ул. Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып тора. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнгән. Яңа ел алдыннан хәрби туган ягына кыска вакытлы ялга кайткан.

Бигеш мәдәният йортында маскировкалау челтәрләре үрүче хатын-кызлар бар тырышлыгын Ватаныбыз сагында торучы егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен куя. Һәр тасманы догалар, изге теләкләр әйтеп үрәләр.

Маскировка челтәрләре үрүчеләр авылдашлары Илфатның очрашуга килүен көтеп алды. Әлбәттә, ул клуб ишеген ачып керүгә һәрберсенең күзләре яшьләнде. Эчкерсез үзара сөйләшү булды. Апалар әзер челтәрләр эченә солдатларга дип күчтәнәчләр дә төреп җибәрә.

Хәрби ир-ат иң беренче чиратта аларга дымлы салфеткалар, эчке кием, оекбашлар кирәк булуы турында әйтте. Ул шулай ук яу кырында маскировкалау челтәрләренең бик мөһим булуын, аларны дроннардан саклавын әйтте, бу игелекле эшкә алынучыларга, гуманитар ярдәм җыючыларга рәхмәтен белдерде.

Ә челтәр үрүче хатын-кызлар, авылдашлары Илфатның, барлык хәрбиләрнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп озатып калдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *