Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чаллыда шәһәр халкы мөрәҗәгатьләреннән соң берничә автобусның маршрутын үзгәрттеләр

Чаллы хакимияте шәһәрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен өйрәнде һәм берничә автобус маршрутының хәрәкәт итү схемаларын үзгәртергә карар кылды. Бу шәһәр халкының үтенечләрен һәм җәмәгать транспортының ел башыннан эш тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнде. Бу хакта автошәһәр мэрының матбугат сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова телеграм-каналында хәбәр итте.

7 номерлы маршрутка элеккеге исеме кайтарылды — ул хәзер янәдән 22 номерлы маршрут дип атала. 13 номерлы маршрут исә яңадан элеккечә Җиңүнең 40 еллыгы урамына керә башлый.

26 номерлы маршрут эшен дәвам итә, әмма аның хәрәкәт схемасы үзгәрә — ул хәзер боҗра кебек була. «<...> ягъни ул «Ит комбинаты» тукталышына керми, ә «Энергетик» мәдәният сарае» тукталышына кадәр бара, «Мәдәният паркы» тукталышына кадәр барып җитмичә борыла, Гостев урамы буйлап Фоменко проспектына кадәр барып җитә һәм хәрәкәт итү схемасының иске вариантындагыча «Пединститут» тукталышына кадәр бара», — дип аңлатты мэрның матбугат сәркатибе.

4/6 номерлы маршрут хәзер Абдулла Алиш урамына кадәр бара, Мәскәү проспектына керә, аннары Автозавод проспекты буйлап Шамил Усманов урамына таба хәрәкәт итә. Шулай итеп, 4 номерлы маршрут Шамил Усманов урамына керә, ә 6 номерлы маршрут кире юнәлешкә таба бара.

«<...> башка маршрутлар үзгәртелгән маршрут челтәре кысаларында йөрүне дәвам итә», - дип ассызыклады Мөхәммәтҗанова.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Чаллыда маршрут челтәре үзгәргәннән соң барлыкка килгән күчеп утыру проблемасын лимитсыз юл йөрү карталары ярдәмендә хәл итәргә телиләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *