Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россия Мәгариф академиясе мәктәпләрдә интеграль билге кертүне хуплады

Мәктәпләрдә интеграль билге кертү – акыллы тәкъдим, чөнки баланың барлык казанышларын һәм сәләтләрен комплекста карарга кирәк. Бу хакта Россия Мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бу акыллы идея. Минем күп тапкырлар кабатлаганым булды: мәктәптә укуның нәтиҗәсе – ул бала БДИда сайлаган фәннәрдән генә түгел, ә барлык фәннәрдән ирешкән нәтиҗә», - дип ассызыклады Россия Мәгариф академиясе башлыгы.

«Чыгарылыш сыйныф укучысының барлык казанышларын, сәләтләрен һәм талантларын комплекста исәпкә алырлык механизм кирәк. БДИ моны әлегә тулысынча тәэмин итә алмый», - дип аңлатты ул.

Васильева фикеренчә, балаларга индивидуаль карау кирәк, әмма моның өчен җәмгыять балаларның уңышларына бәя бирүче мәктәпкә һәм укытучыларга ныграк ышанырга тиеш.

Элегрәк Кеше хокуклары советы башлыгы Валерий Фадеев мәктәп тәмамлаучы укучыларга фәннәрнең бөтен спектры буенча белемнәрне исәпкә ала торган интеграль билге кертергә тәкъдим итте. Әлеге билге, БДИ нәтиҗәләре белән беррәттән, югары уку йортына кергәндә исәпкә алынырга тиеш, дип саный ул.

Моңа бәйле рәвештә, РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко 2036 елга кадәрге чорга һәм 2040 елга кадәр перспектива белән мәгарифне үстерү стратегиясен әзерләү кысаларында интеграль билге кертү мөмкинлеге турында фикер алышу булачагын билгеләп үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *