Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россия белән Согуд Гарәбстаны 2025 елгы хаҗ сезонына килешү имзалады

Россия Хаҗ миссиясенең Хаҗ советы делегациясе составында Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булган чакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Әббәсов 2025 елгы хаҗ сезонына килешү имзалауда катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Документны делегация башлыгы, Федерация Советы фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, РФ Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре комиссиясенең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умаханов һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең хаҗ һәм гомрә эшләре министры доктор Тәүфыйк ибн Фәүзан ар-Рабиа имзалады.

Килешү имзалауда Федерация Советы аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Белан Хамчиев, Федерация Советының икътисади сәясәт буенча әгъзасы Сөләйман Геремеев, Россия Хаҗ миссиясе җитәкчесе Хизбула Асуев, Россия Федерациясенең Җиддәдәге генераль консулы Йосып Абәкәров һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Ильяс Умаханов ассызыклаганча, министр әфәнденең 2024 елның сентябрендә Россиягә беренче тапкыр килүен хаклы рәвештә тарихи вакыйга дип атарга була. Әлеге вакыйга ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә этәргеч булды. Ул шулай ук Согуд Гарәбстаны Корольлеге җитәкчелегенә һәм Хаҗ һәм гомрә эшләре министрлыгына хаҗ кылу өчен шартларны яхшыртуга юнәлтелгән системалы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Рушан хәзрәт, үз чиратында, ар-Рабиа әфәндегә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләре җиткерде. Уш шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәте белән Министрлык арасында урнашкан конструктив элемтәләрне билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *