Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әгерҗе районы Кырынды авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Яңа ел алдыннан Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүчеләр өчен сөенечле зур вакыйга булды. Биредә республика программасы буенча сафка баскан модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бу – районда «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелгән унҗиденче медицина учреждениесе. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре»ндә Миләүшә Ягъфәрова яза.

Кырындылыларның шатлыгын бүлешкән район башлыгы Ленар Нургаянов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үз теләкләрен җиткерде.

– Өлкән буынның авыр шартларда хезмәт куйганын беләбез. Чынлап та, бар уңайлыклары булган мондый медицина учреждениеләре авылларга бик кирәк, – диде Ленар Нургаянов һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән ачылган әлеге заманча бинага авыл халкына бары тик профилактик максатларда гына йөрергә язсын дигән теләген җиткерде.

Әлфия Кагогина катлаулы чорда яшәсәк тә илкүләм һәм республика программаларының барысы да гамәлдә булуын билгеләп үтте.

«Социаль объектлар төзелә, юллар ремонтлана, мәктәпләр, балалар бакчалары, йортлар төзекләндерелә. Болар барысы да – халыкның яшәү рәвешен яхшыртуга тәгаенләнгән программалар», – диде ул.

Ал тасманы кисеп бинага узганнан соң район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников биредәге шартлар белән таныштырды. «Кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү, диагностика күзәтүе өчен бар уңайлыклар тудырылган. Фельдшер Гөлфия Әхмәтшинаның һәм аның ярдәмчесе Эльза Сәхәбетдинованың әлеге мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланып эшләвен телибез», – диде ул.

Бәйрәм тантанасында ФАП төзелешенә зур өлеш керткән һәркемгә, бигрәк тә һәр эштә башлап йөргән авыл җирлеге башлыгы Рамис Мәүликәевка да олы рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *