Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугада чаналар парадында җиңүчеләр билгеле булды

Алабуганың Георгий паркында шимбә көн күңелле узды. Биредә чаналар муниципаль конкурсы булды. Әлеге чарага районның балалар бакчалары һәм мәктәпләреннән 15кә якын команда үзенең кабатланмас чанасын әзерләгән. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Фото: © https://alabuganury.ru/

Тамашачыларга һәм экспертларга сокланырлык һәм гаҗәпләнерлек чаналар күп иде. Мәсәлән, 6нчы мәктәп тюбингны («ватрушка»ны) очучы тәлинкә итеп бизәгән, ә 2нче гимназия чана өстенә янып торган утлы мич ясап, кунакларны кайнар пәрәмәчләр белән сыйлады.

«Адымнар Алабуга» күп телле белем бирү комплексы укучылары бергәләп танк-чана янында патриотик җыр башкарды. 4нче гимназиянең беренче сыйныф укучысы Ксения чана янында бик сөйкемле Убырлы карчык ролен башкарды. «Чишмәкәй» 25нче балалар бакчасы сабыйлары елан-чана янында күңелле бию башкарды. Танайкадан кәнфит һәм прәннек төялгән чана да килгән иде.

Узган елгы конкурста җиңү яулаган 8нче мәктәпнең ирләр командасы үзләренең чаналары турында тулы бер вакыйга сөйләде. Алар чана өстенә катыргыдан танк ясаганнар, аны трофей хәрби техника буларак тәкъдим иттеләр. Легенда буенча, куркыныч «Абрамс»ны 2024 елда махсус операция хәрбиләре шартлаткан. Азакта дошман танкы төтенгә күмелде, тамашачылар сөенеп кул чапты.

Фото: © https://alabuganury.ru/

Жюри катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләде: костюмнарның һәм чыгышларның креативлыгы, чаналарның оригинальлеге, шуып төшүнең озынлыгы, төрле еллардагы чана күргәзмәсе. Мәсәлән, 1нче гимназия 1900 елдан бүгенге көнгә кадәр булган чаналарны тәкъдим итте, аларның командасы өченче урынны яулады.

Беренче урынны 38нче балалар бакчасының җырлаучы кашыкчылары тәкъдим иткән чана алды. Аларның транспорты барысыннан да ераграк шуып барды.

Икенче урынны самавырлы һәм милли сый-нигъмәтле йорт-чана алды. Әлеге әкияти чананы 10нчы күппрофильле лицей тәкъдим итте. 8нче мәктәп чыгышы махсус приз белән билгеләнде.

Район башлыгы исеменнән катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надир Курамшин сәламләде. Ул балалар бакчалары һәм мәктәпләр коллективларына микрорайонда яшәүчеләргә бәйрәм хисе бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерде. Җиңүчеләр пицца һәм 5000 сумнан 15000 сумга кадәр акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *